9 октябрь 2026 материаллары
-
МӨҺИМ
Санаганны ярата: киләсе елда илдә яшәүчеләрнең реаль кереме артачак
Кесәгезне зуррак итеп ачып куегыз: киләсе елда илдә яшәүчеләрнең реаль кереме 1,4 процентка артачак, дип фаразлана. Пенсия һәм пособиеләрне дә арттырырга вәгъдә иткәннәр. Рәсми рәвештә эшләүчеләрнең хезмәт хакы быел да артты анысы. Тик моны акча янчыгы гына сизмәде кебек, итәк-җиңнәрне торган саен ныграк җыярга туры килә. Акчаның җитәсе бармы? Киләсе елда гаилә казнасын ни көтә?
-
Яңалыклар
Казанда мотоцикл катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны җиде тапкырга арткан
Казанда мототранспорт катнашындагы аварияләрдә һәлак булучылар саны җиде тапкырга арткан. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен оештыру җыелышы узды. Бу хакта дәресләрне оештыручыларга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 9 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, температура тагын бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.